Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лохановның Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлавы!

2017 елның 30 декабре, шимбә

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне чын күңелдән Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм!

Яңа ел – узган елга йомгак ясар һәм яңа эшләр башлар вакыт. 2017 ел гади ел булмады, ул алдыбызга катлаулы бурычлар куйды, түземлек һәм чыдамлыкны сыный торган ел булды. Әмма без бергә  проблемалардан чыгу юлларын эзләдек, уңышларга ирештек, районыбызның иминлеге, үсеше өчен эшләдек.

Узып баручы елда Кама Тамагы районы файдасына тырышып хезмәт куйган, аның алга таба үсешенә үз өлешен кертергә әзер торган һәркемгә рәхмәтемне белдерәм.

Тиздән календарьдагы дата үзгәрер, әмма һәрвакыт безнең таянычыбыз булган кыйммәтләр – якыннырыбызга булган мәхәббәт, дуслык, тугрылык, игелекле эшләрдә катнашу, миһербанлылык үзгәрешсез калыр. Алар теләсә нинди хәлдә безгә авырлыкларны җиңеп  чыгарга гына түгел, яңа биеклеккә күтәрелергә булыша. Шулай ук чын күңелдән барлык православие дине вәкилләрен бөек бәйрәм – Раштуа белән котлыйм. Бу тылсымлы бәйрәм тормышыгызга яктылык, шатлык, иминлек китерсен. Фәрештәләр сезне һәм якыннарыгызны барлык бәла-казалардан сакласын, күңелегездә ышаныч, өмет сүрелмәсен.

2018 ел барыбыз өчен дә яңа уңай үзгәрешләр, иң кыю планнарның гамәлгә ашу чоры булсын. Яңа ел бәйрәмнәре бик күп бәхетле, онытылмас мизгелләр, ә яңа ел туасы көнгә ышаныч, муллык һәм сөенечләр алып килсен.

Гаиләләрегездә татулык, иминлек хөкем сөрсен, барыгызга да нык сәламәтлек, күңел көрлеге, тынычлык һәм мәхәббәт, иң изге хыялларыгызның чынга ашуын телим!

 

Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы                                                                                  П.Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International