Кама Тамагы муниципаль районы

Илдар Юзеевның тууына 85 ел уңаеннан “Таныш моңнар”  исемле шигърият сәгате үткәрелде

10.01.2018

9 гыйнварда Кече Салтык авыл китапханәсендә  танылган шагыйрь  Илдар Юзеевның тууына 85 ел уңаеннан китапханәче Рәсимә Сабирова “Таныш моңнар”  исемле шигърият сәгате үткәрде. Мәктәп укучылары Илдар Юзеевның тормышы,  иҗаты турында мәгълүмат алды һәм шигырьләрен укыды.  Шулай ук балалар китап күргәзмәсе белән танышты, әдипнең яңа китапларын укырга алдылар.


Текст һәм фото Сабирова Р.С




Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования