Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел уңаеннан

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

18 гыйнварда Олы Салтык авыл китапханәсе китапханәчесе  Гәүһәрия Заһидуллина  мәктәп укучыларын танылган шагыйрә, җырлар авторы, Татарстанның Габдулла  Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел уңаеннан әдибәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. “Ул йөзләгән җырлары белән халык арасында популярлык казанган, шул жанрда Язучылар берлегенә кабул ителгән, татар җыр поэзиясендәге зур хезмәтләре өчен Г. Тукай премиясе белән бүләкләнгән бердәнбер хатын-кыз шагыйрә”,- дип сүзен башлап җибәрде Гәүһәрия Карибулла кызы. Балаларны шагыйрәнең үзенчәлекле язмышы битараф калдыра алмады, әңгәмә аның иҗаты белән кызыксынуга этәргеч бирде. Соңыннан  катнашучыларга бердәм  китап укучы билетлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International