Каратал авыл китапханәсендә “ Китапханә, китап, мин – чын дуслар” экскурсиясе узды. Элеге экскурсия башлангыч сыйныф укучылары өчен оештырылган иде. Балалар китапханә турында, анда күпме китап саклануын, шуларның күпмесе балалар өчен булуын белде. Алар рәсемле матур яңа китапларны бик кызыксынып карады. Аннары уку залында алар игътибарына балалар журналлары, энциклопедияләр, рәсемле белешмәлекләр тәкъдим ителде.