Балалар өчен әдәби сәгать

2018 елның 9 феврале, җомга

Чаллы авыл китапханәсендә кечкенә яшьтәге  балалар өчен әдәби  сәгать уздырылды. Чара бөек рус язучысы Л. Н. Толстойның тууына 190 ел уңаеннан оештырылды. Башта китапханәче  Әлфия Низамова язучы һәм аның китаплары белән таныштырды. Әңгәмәдән соң балалар әдәби викторинада катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International