«Чит телләр – культуралар диалогы» регионара фәнни-практик конференциясе

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

   Язгы каникул көннәрендә Буа шәһәрендә ел саен укучылар арасында үткәрелә торган «Чит телләр – культуралар диалогы» регионара фәнни-практик конференциясе булып узды. Кадет мәктәп-интернатының 11 нче сыйныф укучысы Бариев Ильяс (укытучысы Денисова Н.А.) «Культуралар диалогында партнерлык элемтәләренең роле» дигән темага чыгыш ясап, үз секциясендә I урынга лаек булды. Казиле урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Садреева Камилә (укытучысы Хайруллина Р.Х.) «Филология» секциясендә «Инглиз фольклорының үзенчәлекләре»  дигән тикшеренү эше  белән уңышлы чыгыш ясап III урынны алды. Затон урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Гыйлфанов Искәндәр (укытучысы Гайфуллина А.Р.) конференциядә катнашучыларны «Ашамлык ризыклары этикеткаларында инглиз язмалары» дигән эш белән таныштырып, .) «Филология» секциясендә «Креатив алым өчен» дипломы белән бүләкләнде. Уңышларыгыз белән хөрмәтле укытучылар һәм укучылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International