Эшлекле киңәшмә

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

   Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Елена Сороковнина Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итүгә хәзерләнү чаралары турында таныштырып китте. Эдуард Гыйләҗев язгы ташуга хәзерләнү хакында сөйләде. Шәһәр һәм авылларны чүп-чардан чистарту икеайлыгын үткәрү буенча Геннадий Вахромов чыгыш ясады.  Киңәшмәнең икенче өлешендә инвалидларны эшкә урнаштыру, башка мәсәләләр турында сүз барды.         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International