Бадминтон буенча Россия кубогына Новочебоксарск шәһәрендә 1 нче тур үтте

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

   5-8 апрель дә Новочебоксарск шәһәрендә бадминтон буенча Россия кубогына 1 нче тур үтте. Ярышларга 17 төбәктән 64 инвалид-спортчы килгән иде. Әлеге ярышта Татарстан Республикасы җыелма командасы составында безнең районнан спортчы  Динар Мифтахов та катнашты. Ул үз группасында Россия җыелма командасының ике көчле спортчысы белән ахыргача көч сынашты, ләкин ахырда гадел рәвештә алардан калышты. Динар  шулай ук июнь аенда Новочебоксарск шәһәрендә үтәчәк Россия чемпионатында катнашырга хәзерләнә. Аңарга уңышлар телибез.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International