Балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Салават күпере” балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен “Искиткеч дөнья космос” исемле танып белү сәяхәте үткәрделәр. Балалар космос, беренче космонавтлар һәм шулайук Юрий Гагарин турында күп яңалыклар белделәр. Алар өчен “Күккә йолдызлар артыннан” дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.