16 апрельдә Кама Тамагы муниципаль район Советының 24 нче утырышы булып үтте. Утырышны Кама Тамагы муниципаль район башлыгы, Кама Тамагы муниципаль Район Советы рәисе Павел Лоханов алып барды. Утырышның көн тәртибенә 6 сорау куелган иде. Барлык сораулар да утырышта каралды, һәрберсе буенча тиешле карарлар кабул ителде.