«Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” “Халыкара гаилә көненә” багышланган чара үткәрде

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

    15 май көнне “Кама Тамагы муниципаль районы «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”  социаль педагогы Алия Айсина аниматор Алинә Минигалиева белән берлектә “Халыкара гаилә көненә” багышланган чара үткәрделәр. Чараның максаты -  гаилә кыйммәтләрен ачу, үз гаилә әгъзаларыңа карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Гаилә терәк һәм ышаныч тою хисе бирә. Бәйрәм барышында балалар белән күңелле конкурслар, бию уеннары үткәрелде һәм гаилә турында видеофильм күрсәтелде. Чара ахырында балалар татлы бүләкләр һәм канцелярия кирәк-яраклары белән бүләкләнделәр.

Мәкалә авторы һәм фото: Алия Айсина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International