Бүген Район мәдәният йортында чыгарылыш сыйныф укучыларын котладылар

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

    Быел 11 сыйныфны 77 укучы тәмамлады. Чыгарылыш сыйныф укучыларын аларның тормышындагы әлеге әһәмиятле һәм дулкынландыргыч  вакыйга белән Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов котлап, аларга үзенең иң изге теләкләрен җиткерде. Ул шулай ук уку алдынгыларына алтын медальләр тапшырды. Укучыларны чыгарылыш балы белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Гимадеева һәм ата-аналар исеменнән Шәһит Зәйнуллин да котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International