Кече суднолар дәүләт инспекциясе хәбәр итә

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

    Бу көннәрдә Республикада һәм районда эссе һава торышы саклана. Күп кенә кешеләр эсселектән суда коенып качырга тырышалар. Профилактик чаралар кабул ителүгә карамастан суда коену сезоны башланганнан бирле Татарстан Республикасында 57 гадәттән тыш вакыйга булды, 41 кеше суга батып үлде. Безнең районда 2 шундый вакыйга булды, 2 кеше батып үлде. Әлеге уңайдан кече суднолар дәүләт инспекциясе  район халкын һәм су буенда ял итүчеләрне таныш булмаган сулыкларда су коенмаска, ярдан бик эчкә йөзеп кермәскә, суда шаярмаска һәм башка су коену кагыйдәләрен сакларга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International