Районда кызу темпларда терлек азыгы әзерләү бара

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Районда кызу темпларда терлек азыгы әзерләү бара

     Бу җәйге коры эссе көннәрдә авыл хуҗалыгы берләшмәләре үзләренең бөтен булган мөмкинлекләреннән файдаланып кызу темпларда терлек азыгы әзерлиләр. Терлекләрне уңышлы кышлатып чыгу өчен 6070 тонна печән, 31000 тонна сенаж, 38800 тонна силос әзерләргә кирәк. Бүгенгесе көндә кырларда азык әзерләүдә 15 данә техника эшли, 2695 тонна печән, 14360 тонна сенаж әзерләнгән инде. Терлек азыгы әзерләүдә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять “Нармонка” агрофирмасының 3 нче номерлы филиалы алда бара, биредә 824 тонна печән, 4371 тонна сенаж әзерләнгән.  

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International