Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Ромашка сказочный цветок, люблю я каждый лепесток» исемле әңгәмә үткәрделәр. Балалар әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. Ромашка чәчәге борынгыдан ук бәйрәмнең символы булып саналган. Чарада катнашучылар ромашка-февронькалар эшләп аларның һәрбер таҗына үзләренең гаиләләренә багышланган теләкләрен яздылар. Бәйрәмгә багышлап шулай ук “Мәхәббәт һәм тугрылык – гаиләнең нигезе” исемле күргәзмәдә оештырылган иде.