Юбилей белән котлау

2018 елның 7 июле, шимбә

    Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина һәм Кама Тамагы поселок башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин Селящева Анна  Алексей кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярга чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм Россия Президенты В.В.Путиннын котлау открыткасын тапшырдылар. Ул елгачылар гаиләсендә туа. Күп кенә сугыш чоры балалары кебек яшьтән үк колхоз эшенә йөри. 1945 елда медицина сестралары курсын тәмамлаганнан соң аның хезмәт эшчәнлеге башлана. Район хастахәнәсенең балалар бүлегендә медицина сестрасы булып эшли. 1949 елда Селящев Александр Александр улы белән тормыш корып җибәрәләр.Тормыш иптәше елга тармагында эшләү сәбәпле аңарга да 10 ел ире белән бергә йөзмә кранда матрос булып хезмәт итәргә туры килә. Соңгы елларда район аптекасында эшләп лаеклы ялга чыга. Алар ике бала тәрбияләп үстерәләр.  Анна Алексей кызы тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, күп кенә юбилей медальләре белән бүләкләнгән.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International