Эшлекле киңәшмә

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

  

    Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Муниципаль район территориясендә Республика программаларының үтәлеше турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Глазков чыгыш ясады. Район программасы рамкасы кысаларында ВИЧ инфекциясе авыруына каршы профилактик чараларның тормышка ашырылуы турында социаль мәсәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина сөйләде. Район оешмалары көче белән яфрак азык әзерләү турында Миләүшә Хәбибуллова әйтеп үтте. Киңәшмәнең икенче өлешендә инвалидларны эшкә урнаштыру, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү һәм күчерү, башка мәсәләләр каралды. Чыгыш ясаучыларны тыңлаганнан соң муниципаль район башлыгы тиешле оешмаларга җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү буенча күрсәтмә бирде, ВИЧ инфекциясенә каршы профилактик чараларны мәктәпләрнең 10-11 сыйныф укучылары һәм район оешмаларында арасында үткәрүне активлаштырырга кирәклегенә басым ясады.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International