Кече суднолар дәүләт инспекциясе инспекторлары “Волга” балалар сәләмәтләндерү лагерында очрашу үткәрделәр

11 июль 2018 ел., чәршәмбе

    11 июль көнне Кече суднолар дәүләт инспекциясе инспекторлары “Волга” балалар сәләмәтләндерү лагерында лагерьда ял итүче балалар белән очрашу үткәрделәр. Алар Куйбышев сусаклагычында һәм кече елгалардагы оператив хәл белән таныштырдылар, су коену сезонында район сулыкларында куркынычызлык кагыйдәләрен саклау чаралары белән таныштырдылар. Балаларга бәхетсезлек очракларына юлыкмас өчен суда коену кагыйдәләре язылган белешмәлекләр тараттылар.

  

Кече суднолар дәүләт инспекторы                                                               Нияз Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования