Юбилей белән котлау

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

    Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина һәм Яңа Сала авыл җирлеге башлыгы Исфан Шигабеев Шәйхетдинов Хәсән Сәләх улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярга истәлекле бүләк һәм Россия Президенты В.В.Путиннын котлау открыткасын тапшырдылар. Шәйхетдинов Хәсән Сәләх улы 1928 елның 12 июлендә Шәпкә авлында туа, сугыш башланганда аңарга 13 яшь була. Күп кенә сугыш чоры балалары кебек ул колхозга булыша, төрле эшләр башкара. Монастырьск авылында механизаторлар курсын тәмамлаганнан соң лаеклы ялга чыкканчы туган колхозында механизатор булып эшли.1955 елда Нәбиуллина Хәзәр Нәбиулла кызына өйләнеп тормыш коралар, 60 ел бергә бәхетле тормыш кичерәләр, 7 балалары туа. Бүгенгесе көндә ул балалары тәрбиясендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International