Кырларны паспортлаштыру турында мәгълүмат

2018 елның 20 июле, җомга

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы  геомәгълүмат системасын гамәлгә ашыру проекты кысаларында Кама Тамагы районында кырларны  паспортлаштыру  буенча эш алып  барыла. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы кырлары  паспортларының 95 проценты тутырылган, шул ук вакытта кырларның чикләре тулысынча ачыкланган. Татарстанның агросәнәгать комплексы геомәгълүмат системасын булдыру проекты 2017 елда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан тормышка ашырыла башлады. Бу эш  авыл хуҗалыгында планлаштыру,  җитештерү һәм контроль этапларының нәтиҗәлелеген арттыру,  авыл хуҗалыгы җирләрен мониторинглау өчен кирәк. Әлеге система муниципаль һәм республика күләмендә бурычларны оператив хәл итү өчен белгечләр һәм җитәкчеләрнең ярдәмчесе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International