Район хуҗалыкларының ашлык кырларын тикшереп чыктылар

2018 елның 24 июле, сишәмбе

Урак өсте башланыр алдыннан, игеннәрнең өлгерүе турында дөрес мәгълүмат алу максатыннан,  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультантлары Илнар һәм Динар Исмагиловлар, ТР Россельхозцентр филиалының бүлек башлыгы Роберт Ганибаев 23 июль көнне кырларны тикшереп чыктылар. Алар бөртеклеләрнең дымлылыгын билгеләделәр.  “Нармонка” Агрофирмасынын №1  филиалының «Сөйки» бүлекчәсендэге мәйданы 83 га тәшкил иткән бодай басуында дымлылык 18% тәшкил итә, шушы ук филиалның «Карамал» бүлекчәсендә төрлечә: 19% тан 22% ка кадәр, «Олы Кариле»нең Ленин отрядындагы «Марафон» сортлы көзге бодайның дымлылыгы – 15%, 3 филиалның “Келәнче” бүлекчәсе белән Олы Кариледә- 26 һәм 29%. Белгечләр фикеренчә, мондый дымлылык  белән кайбер басуда уңышны җыеп алуга керешергә мөмкин. Шуңа күрә кичә «Карамал» бүлекчәсендә 53 га мәйданда контроль суктыру  уздырылды. Контроль суктыруда   әлеге участокта уңыш hәр гектардан 19,5 центнер тәшкил итте. Урып-җыю эшләренә иң беренчеләрдән булып «Нью-Холланд» комбайнында тәҗрибәле механизатор Сәйфиев Рөстәм кереште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International