Татарстанда 315 мең тонна ашлык суктырылган

2018 елның 31 июле, сишәмбе

Татарстанның барлык  районнары диярлек  бөртекле  культуралар җыюга  керештеләр. Оператив белешмәләр  буенча,  2018 елның  30 июленә Татарстан Республикасы буенча  бөртекле  культуралар  315 мең тонна җыелган, шул исәптән  көзге бодай   – 289,2 мең тонна, көзге  арыш  – 22 мең тонна, арпа – 2,7 мең тонна.

Узган  тәүлектә  Татарстан Республикасы буенча  уртача    80 мең тоннадан  артык  ашлык  суктырылган.

Республика  буенча  бөртекле   культуралар 103,2 мең га мәйданда суктырпылган, бу  фараздан    7 процент тәшкил итә. Ашлык мәйданы иң күп  суктырылган  районнар:   Чистай – 1,86 мең га (тәүлеккә мәйданның 3,5%ы), Буа  районы – 1,76 мең га (тәүлеккә 3,2%), Алексеевск – 1,49 мең га (тәүлеккә 3%),  Тәтеш  – 1,43 мең га (тәүлеккә 3,2%).

Татарстан Республикасы буенча  уртача  уңдырышлылык гектардан    30,5 центнер тәшкил итә, көзге  арыш  –  26,5 ц/га, көзге  бодай  – 31 ц/га, арпа –  28 ц/га. Иң югары  уңыш    Зәй  кырларында  күзәтелә   – 41 ц/га, Актаныш районында   – 38,7 ц/га, Азнакай районында – 38,6 ц/га, Сарман районында –  38,2 ц/га, Кукмара  районында –  36,2 ц/га  һәм Әлки  муниципаль районында  –  35,5 ц/га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International