Татарстанда бала таба алмаган парлар саны арта - Фирая Сабирова

2018 елның 11 августы, шимбә

Татарстанда бала таба алмаган парлар саны арту күзәтелә. 400 меңнән артык ир-ат һәм хатын-кыз нәселсез санала. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш баш белгече, Татарстанның атказанган табибы Фирая Сабирова хәбәр итте.

"Бу проблема, хатын-кызларда гына түгел, ир-атларда да очрый. Күп очракта нәселсезлеккә китергән авырулар белән ир-атлар интегә. Россиядә 15 процент пар балага уза алмый. Татарстанда да 4 меңнән артык ир-ат һәм хатын-кыз нәселсезлек буенча исәптә торган. Әлбәттә, әлеге исемлектән төшүчеләр дә бар. Ләкин бу сан башка еллар белән чагыштырганда арта бара. Хәзерге вакытта бу парларның күбесе ЭКО (ясалма орлыкландыру) процедурасына үз чиратларын көтә", - диде ул.

Фирая Сабирова сүзләренчә, бала таба алмау күп очракта төрле инфекцион авырулар, абортлар һәм организмдагы гормональ үзгәрешләр белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International