Татарстанда урып-җыюның экваторына якынлаштылар

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Татарстанда урып-җыю тулы куәтенә бара. Барлыгы 1,5 млн гектар мәйдан кырларның 640 мең га өлеше суктырылган. Бу планның 43 проценты күләмендә. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингташулай дип белдерде. 

Министр август аенда авыл хуҗалыгы тармагында чын урак өсте булуын искәртте. Өченче атна бөртекле культуралар суктырылуын, терлек азыгы хәстәрләнүен, уҗым культуралары чәчелүен билгеләп узды. Аның сүзләренчә, басулардан икмәкне җыеп алуга, шундук киләсе елга чәчүгә дип туфракны эшкәртә башлау хәерле. Хуҗалыкларның уңышы шунда, дип саный ул.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, республикада барлыгы 1,8 млн тонна бөртекле культуралар җыеп алынган. Уңыш күрсәткече гектарыннан 27,9 ц тәшкил итә.

Министр республика кырларында төрле модификацияле 2,3 мең комбайн эшләвен әйтте. “Тәүлек саен 110-120 мең тоннага кадәр ашлык җыеп алына”, - ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International