Быел Татарстанда комбайнчылар бәйгесенә 490 грант премиясе каралган

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Быел Татарстанда комбайнчылар бәйгесенә 490 грант премиясе каралган. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хөкүмәт йортында узган брифингта шулай дип белдерде.

Ул былтыр бәйгедә бер җиңүчесе дә булмаган районнар булганын искәртте. Министр 490 премиянең 200е районнарда җиңүчеләрне үзләре билгеләсен өчен биреләчәген әйтте. 290 кеше исә, республика гранты җиңүчеләре булачак. Марат Әхмәтов әйтүенчә, моңа 20 млн сум күләмендә бюджет акчасы каралган.

“Республикада исемлекнең башына чыгу өчен шактый кызу көрәш бара”, - диде ул. Министр урып-җыюның әле яртысы гына тәмамланып килгән вакытта да, 2 мең тонна тирәсе ашлык суктырган комбайнчыларны мактап телгә алды. Аның сүзләренчә, башкаларның ни өчен күпкә калышуын район башлыклары белән очрашуларда ачыкларга тырышачаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International