Методик сәгать «Социаль хезмәткәр мәктәбе»

2018 елның 17 августы, җомга

2018 елның 14 август  көнне Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном учреҗдениесендә социаль хезмәткәрләр өчен чираттагы ”Социаль хезмәткәр мәктәбе“ дигән методик сәгать үткәрелде. Социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Сабирова Илсөяр үткәргән дәреснең темасы: «Нәтиҗәле методлар һәм алымнар белән эшләү, социаль хезмәткәрләрдә өлкән яшьтәге гражданнар белән аралашуны формалаштыру”, социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартмау, шулай ук өйдә хезмәт күрсәтү бүлегендэге технологияләр  куллану турында.

Дәрестә социаль хезмәткәрләрнең үз вазыйфаларын үтәгәндә  этика кодексы үтәүләре каралды, социаль хезмәтләрне гамәлгә ашырганда өлкәннәргә ихтирамлы мөнәсәбәт, һәм  “Крупотерапия” технологиясе белән эшләү өйрәтелде. Шулай ук  гражданнарның социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан очракта аның аянычлы  нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International