Татарстан укучысы математикадан халыкара олимпиадада алтын медаль алды

2018 елның 18 августы, шимбә

China Girls Mathematical Olympiad (CGMO) – математикадан халыкара олимпиада. Анда Сингапур, Филиппин, Макао, Гонконг, Россия, АКШ, Канада, Бөекбритания һәм Австралия командалары катнашты. CGMO белемнәре һәм сәләтләре  математикадан гадәти  мәктәп программасы кысаларыннан күпкә алга киткән өлкән сыйныфта укучы кызларны җәлеп итә. Россиянең җыелма командасы олимпиадада һәр елны катнаша. Россиянең җыелма командасы составы Укучыларның бөтенроссия олимпиадасының математика фәненнән Үзәк методик комиссиясе тарафыннан ел буенча кызларның  чыгышларының нәтиҗәләре рейтингысы нигезендә сайлап алына. 

Агымдагы елда Россиянең җыелма командасы составына Татарстаннан КФУның IT-лицей укучысы Седова Анна да керде. Ул алтын медаль алды. Россия командасы барысы 2 – алтын һәм 3 көмеш медаль яулады.

2018 елда математикадан халыкара олимпиада China Girls Mathematical Olympiad  11 – 16нчы август көннәрендә Кытайның Chengdu шәһәрендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International