Шәһәр көне алдыннан Казанның Меңьеллык мәйданы машиналар хәрәкәте өчен ябыла

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Шәһәр көне алдыннан Казанның Меңьеллык мәйданы машиналар хәрәкәте өчен ябык булачак. Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Азат Авзалов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Ул ачыклык керткәнчә, Меңьеллык мәйданы 22 һәм 28 августта - 22.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә, 29 августта - 20.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр, 30 августта көне буе ябык булачак. Моннан тыш, Сибгат Хәким урамының «Казан» Гаилә үзәге янындагы өлеше дә транспорт хәрәкәте өчен ябыла.

«Бу көнне куркынычсызлык чаралары көчәйтеләчәк. Медицина хезмәте күрсәтү һәм янгын куркынычсызлыгына аерым игътибар бирәчәкбез. Җәмәгать транспорты көчәйтелгән график буенча 24.00 сәгатькә кадәр эшләячәк», - дип сүзен йомгаклады Авзалов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International