Район Башлыгы Павел Лохановның Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлавы!

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлыйм.

Бу безнең ил өчен мөһим көн. Россиянең триколоры безнең күпмилләтле илебезнең бай тарихын һәм какшамас тарихи традицияләрен, халкыбызның каһарман батырлыгын дәлилли. Ул Россияне бердәм  һәм көчле дәүләт ясарга омтылып, буыннар бәйләнешен раслый, патриотик рухын ныгыта.

Илебезнең, республиканың, туган районның уңышы, җиңүләр һәм казанышлар һәрберебезнең турыдан-туры шәхси өлеш кертү белән бәйле. Намуслы, нәтиҗәле хезмәт безнең тормыш өчен нигез булсын.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, яңа җиңүләр һәм казанышлар телим.

 

Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы                                  П.Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International