Шәхси хуҗалыкларда кәҗә асраучыларга субсидия кайчан биреләчәге мәгълүм булды

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Шәхси хуҗалыкларда кәҗә асраучыларга субсидиянең кайчан биреләчәге мәгълүм булды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы министрының икътисад һәм аграр үзгәрешләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов әйтте.

“Кәҗә асраучыларга бер кәҗә башына 1000 сум субсидия бирелә дип тәгаенләгән идек. Быел бит сыер асраучыларга ярдәм күләме традицион рәвештә 3 мең сум гына булмады. Сөт бәяләре төшә башлагач, бер сыер асраучыга – 2, ике сыер асраучыга – 3, өч башта күбрәк сыер асраучыларга 4 мең сум субсидия бирелде. Шуңа күрә безгә 27 млн сум акча җитми калды. Без бу сорау белән Президентка да мөрәҗәгать иттек. Дөрес, бүген бер баш кәҗә исәбеннән 300 сум акча бирергә була. Ә постановлениедә 1000 сум дип язылды. Президент белән килешү бар, 27 млн сум акчаны без аннан өстәмә рәвештә сорадык”, - диде министр урынбасары.

Ришат Хәбипов әлеге мәсьәләдә Президентның фикерен дә әйтеп узды:

“Әгәр бүген кәҗә асраучыларга бер кәҗә башыннан 300 сум субсидия бирергә кирәк дисәләр, бирәбез. Әмма Рөстәм Нургалиевич: “Сыер сөте бәясе төшкәнгә карап, кәҗә сөте кимемәде бит, нигә кәҗә асраучылар зыян күрергә тиеш?” дигән фикердә. Сентябрь-октябрь аенда без кәҗә асраучыларга тиешле бу субсиядияне тапшырачакбыз”, - диде Ришат Хәбипов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International