Путин хатын-кызлар өчен пенсия реформасын йомшартырга тәкъдим итте

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

Россия Президенты Владимир Путин хатын-кызлар өчен пенсия яшен 63 түгел, 60 яшькә кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

Шулай ук күпбалалы аналарга вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукын карарга кирәк, диде Президент.

"Закон проектында хатын-кызлар өчен пенсия яшен 63 яшькә кадәр арттырырга диелгән. Ә ир-атларныкы биш елга гына арта. Болай булмый, әлбәттә. Бу - дөрес түгел", - диде Путин Россия халкына телемөрәҗәгатендә.

"Шуңа күрә хатын-кызлар өчен пенсия яшен сигез елга түгел, биш елга арттырырга тәкъдим итәм", - диде ул.

  • Россия Хөкүмәте пенсия яшен ир-атлар өчен 65 яшь һәм хатын-кызлар өчен 63 яшькә кадәр арттырырга тәкъдим итте, дип хәбәр иткән идек. Күчеш этабы 2019 елда башлана һәм ир-атлар өчен 2028 елга кадәр, хатын-кызлар өчен 2034 елга кадәр дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International