Механизаторларны матди стимуллаштыру

2018 елның 31 августы, җомга

Бүген 13 комбайнчы 2018 елгы урып-җыю барышындагы  казанышлары һәм югары күрсәткечләре өчен премиягә лаек булдылар. Матди стимуллаштыру шартлары нигезендә премия 1000 тонна ашлык суктырган комбайнчыга бирелә. 2018 елгы урып-җыю сезонының лидеры 3 филиал комбайнчысы  Минһаҗев Мөдәрис, ул 2178 тонна ашлык суктырган. Икенче күрсәткеч  Ахметшин Илнарда (1861 т), өченче урында Шәкүров Солтан (1816 т). Премияне һәм рәхмәт хатларын муниципаль район башлыгы Павел Лоханов тапшырды. Аның белән бергә комбайнчыларны бүләкләүдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Валиев, консультант Илнар Исмәгыйлев  катнашты. Район башлыгы урак өсте барышы белән танышты, комбайнчыларның хезмәт шартлары белән кызыксынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International