Кама Тамагы урта мәктәбендә ачык ОБЖ дәресе

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Россиянен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан Куркынычсызлык культурасы елы үткәрү уңаеннан һәм 2018нче елның көзге чорында сулыкларда куркынычсызлыкны булдыруга юнәлтелгән чараларны үтәү буенча Кама Тамагы кече куләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясендә дайми эш алып барыла.

2018 елның 3 сентябрендә 10 сәгаттьтә Кама Тамагы инспекциясенең дәүләт инспекторы Нияз Нуриев, ПСЧ - 116 җитэкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Роман Сычев һәм шушы янгын сүндерү горнизонының хезмәткәрләре «Кама Тамагы урта гомуми белеем бирү мәктәбе»нең башлангыч класс укытучылары һәм укучылары тарафыннан оештырылган «Тормыш куркынычсызлыгы нигезе» буенча ачык дәрестә катнаштылар.

Очрашу укучыларны һәм укытучыларны уку елы башлану белән котлаудан башланды.

Очрашуда кече куләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясенең дәүләт инспекторы Нияз Нуриев балаларга үзләренең эшчәнлеге, сулыкларда район күләмендә үткәрелгән куркынычсызлык чаралары, көзге чорда сулыкларда кулланыла торган когыйдәләр турында сөйләде. Үткәрелгән чараларда 50 кеше катнашты.

Ачык дәреснең максаты итеп балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда дөрес юл табуны ойрәтү куелган иде. Хезмэткәрләр балаларга яхшы укуларын, көндәлек тормышта иминлек теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International