Ата-аналары алиментлар түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен бердәм кабул итү көне

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

Бүген, 2018 елның 4 сентябрендә, Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Дамирә Идрисова һәм Кама Тамагы районы суд приставлары бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ильдар Нигъмәтуллин катнашында алиментларны түләтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү оештырылды.  Кабул итүгә ике кеше язылган иде. Алиментлар буенча бурычлар төп сораулар булып чыкты.

      Беренче мөрәҗәгать буенча балигъ булмаган баланың әтисе өч елдан артык алимент түләми икән. Мөрәҗәгать итүче әлеге мәсьәлә буенча тиешле документлар бирде. Суд приставы тарафыннан әлеге мөрәҗәгать эшкә алынды.

       Икенче мөрәҗәгать буенча, балигъ булмаган баланың әтисе 15 елдан артык вакыт дәвамында даими рәвештә һәм аз булмаган суммаларда алиментлар түли.   Бурычлы озак вакытлар беркайда да эшләми.  Суд приставы мөрәҗәгать итүчегә законда каралган чаралар буенча эш алып барылуын аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International