«Терроризмга һәм экстремизмга каршы профилактика чаралары»темасына мәгълүмати – танып белү сәгате

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 6 сентябрендә Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Богородский рай «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Аида Идрисова «терроризмга һәм экстремизмга каршы профилактика чаралары»темасына мәгълүмати – танып белү сәгате үткәрде.

                Чараның максаты: террорчылык асылын, аның төрләрен һәм максатларын аңлату.

                Укучыларга терроризм һәм экстремизм, яшьләр группировкалары турында, теләсә кайсы очракта кешелеклелек һәм үзара ярдәм турында онытмаска кирәклеге турында сөйләнелде.

                Террордан куркырга ярамый, чөнки курку астында тормыш бик авыр була һәм нәкъ менә моңа террорчылар ирешергә омтыла,шуңа күрә теләсә кайсы очракта да уяу һәм сак булырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International