Куйбышев исемендәге Затонда 90 яшьлек юбилей

2018 елның 8 сентябре, шимбә

2018 елның 8 сентябрендә Солонцова Анна Семеновнаны 90 яшьлек юбилее булып узды. Аны бу олуг бәйрәме белән  Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, Куйбышев ис. Затон поселогы башлыгы Николай Ефимов һәм Куйбышев ис.Затон Территориаль иҗтимагый үзидарә Советы Рәисе Альмира Винникова котладылар.

 

Анна Семеновнага Россия Федерациясе Президенты В. В. Путиннан котлаулар, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

 

Солонцова Анна Семеновна 1928 елның 8 сентябрендә Кама Тамагы районының Кирельск авылында туа. 13 елдан яшелчә саклагычында эшли башлый. 1952 елда кияүгә чыга. Ике бала тапкан. 1952 елның декабрендә Казан-эретеп ябыштыру цехында электр белән эретеп ябыштыручы булып эшли башлый. Анда 1993 елның августына кадәр эшли. Хәзер аның 4 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International