Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Бүген, 2018 елның 10 сентябрендә, Район Башлыгы Павел Лоханов район активы белән эшлекле киңәшмә үткәрде.

Киңәйтелгән киңәшмәдә 3 мәсьәлә каралды һәм тикшерелде.

 

9 сентябрь көнне Кама Тамагы муниципаль районы Уразлы авыл җирлеге Советында депутатларны өстәмә сайлау нәтиҗәләре белән Кама Тамагы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илмир Гыйльметдинов чыгыш ясады.

 

«Акчарлак» спорт–сәламәтләндерү комплексы эшчәнлеге, яңа уку елына (түгәрәкләр, секцияләр, бассейн эше) планнар һәм бурычлар турында «Акчарлак» спорт – сәламәтләндерү үзәге  директоры Розалия Мирзакантова чыгыш ясады.

 

Спорт төркемнәрен туплау, 2018-2019 уку елында түгәрәкләр һәм секцияләр оештыру планнары турында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Эльвира Ильина сөйләде.

 

Аннан соң, Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина «Урман утырту көне»чарасын үткәрү турында чыгыш ясады.

 

 Киңәшмәнең икенче өлешендә Кама Тамагы муниципаль районы җирлекләрендә үзара салым мәсьәләләре буенча референдумнар үткәрүнең максатка ярашлы булуы турындагы мәсьәләне карадылар, аның белән Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International