Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары арасында «кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика олимпиадасын үткәрү турында.
Әлеге олимпиада 2013 елдан бирле үткәрелә.
Үткәрү вакыты 20.09.2018-16.11.2018 ел.
Теркәлү 2018 елның 1 сентябреннән 16 сентябренә кадәр уздырыла.
Олимпиада 3 этаптан тора :
1 этап – 2018 елның 20-25 сентябре көннәрендә – дистанцион рәвештә.
2 этап-03.10.10.2018 буенча. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә бирелгән тематикага эссе формасында иҗади йөкләмәне дистанцион рәвештә үтәү рәвешендә үткәрелә.
3 этап - йомгаклау, көндезге формада 29.10.2018 г. - 05.11.2018 үткәрелә.
Өченче этап ике турдан тора . 1 тур –билетлар буенча язма формада тест;
2 тур – конкурсантлар белән сорау һәм билетлар буенча җавап формасында әңгәмә.
Олимпиада нәтиҗәләре турында мәгълүмат ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Олимпиада бүлегендә www.tatzpp/ru сайтында урнаштырылачак.
Уңышлар телибез!