Көзге Игелек атнасында Лев Толстой әсәрләрен әдәби уку

2018 елның 14 сентябре, җомга

"Яхшы эшләр эшләргә ашыгыгыз!" шундый девиз астында район балалар китапханәсендә Кама Тамагы муниципаль районының 1 нче  "Радуга " балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен әдәби укулар узды (тәрбияче: Е. А. Сычева).  Балаларны бөек рус язучысы биографиясе, аның хикәяләре, әкиятләре, мәсәлләре белән таныштырдылар. Китапханәчеләр балаларда китап һәм аның геройларына карата кызыксыну уятырга тырышты. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар әсәрләрдә яхшы, файдалы дәресләр алырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International