«Татарстанның тарихи урыннары буйлап виртуаль сәяхәт» библиографик дәресе

2018 елның 14 сентябре, җомга

14 сентябрь көнне Кама Тамагы урта мәктәбендә 4б сыйныф укучылары өчен (укытучысы Хәбибуллина Н.С.) "Бердәм мәдәният дәресе " кысаларында «Татарстанның тарихи урыннары буйлап виртуаль сәяхәт»дигән библиографик дәрес үткәрелде. Үзәк китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Нина Хәлиуллина «Укучының мәдәни көндәлеге»н тутыру тәртибен аңлатты. Электрон презентация ярдәмендә укучылар Казанның мәдәни учреждениеләре буйлап сәяхәт иттеләр, Болгар, Биляр, Раиф монастыре һәм Свияжск утравында булдылар. Аннан соң балалар бик теләп укырга китаплар сайладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International