"Милләтләр кроссы-2018 " узды

2018 елның 15 сентябре, шимбә

Бүген Кама Тамагында традицион «Милләтләр кроссы-2018» Бөтенроссия йөгерү көне һәм «Татарстан кроссы-2018»республика массакүләм ярышлары узды.

Туфан Миңнуллин исемендәге парк керү юлында мәктәп укучылары, оешма, предприятие, җирлек вәкилләре сәгать 9.30 да җыелдылар. 
Программа 5 узыштан торды. Стартка беренче булып 10-13 яшьлек малайлар һәм кызлар чыкты. Аның артыннан өлкән сыйныф укучылары, аннан ир-атлар һәм хатын-кызлар старт алды.

Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International