Кама Тамагы урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән " Экстремизм һәм Терроризм» темасына әңгәмә

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

10 сентябрь көнне «Форпост» үзәге директоры Татьяна Панчева Кама Тамагы урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен "Экстремизм һәм Терроризм" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде һәм «Террорчылык акты вакытында  куркыныч янаганда үзеңне ничек тотарга» дигән белешмәлек таратты.

Без сезнең белән бер дәүләт – Россия Федерациясе гражданнары. Сез барыгыз да безнең илдә төрле милләт һәм дин кешеләре яшәвен яхшы беләсез. Кызганычка каршы, безнең илдә ватанпәрвәрлек идеяләренә таянып, төрле милләт вәкилләре арасында дошманлык уятучы яшьләр саны елдан-ел арта бара. Шуңа күрә үз халкының да, башка мәдәният, дин вәкилләренең дә мәдәни кыйммәтләрне хөрмәт итәргә, уртак бәйләнеш нокталарын табарга, чит кешеләрнең яшәү рәвешенә, үз - үзен тотышына, гореф-гадәтләргә, хисләргә, фикерләргә, идеяләргә, дингә түземле булырга өйрәнергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International