Мәктәп укучылары өчен су объектларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ачык дәрес

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан Куркынычсызлык культурасы елы уткәру уңаеннан һәм 2018нче елның көзге чорында сулыкларда куркынычсызлыкны булдыруга юнәлтелгән чараларны үтәү буенча Кама Тамагы кече күләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясендә дайми эш алып барыла.

2018нче елныә 19 сентябрендә 8 сәгаттә Кама Тамагы инспекциясенең дәүләт инспекторы Нияз Нуриев,   «Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мүктүбе»нең  укытучылары һәм укучылары тарафыннан оештырылган «Тормыш куркынычсызлыгы нигезе» буенча ачык дәрестә катнашты.

Очрашу укучыларны һәм укытучыларны уку елы башлану белән котлаудан башланды.

Очрашуда кече күләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясенең дәүләт инспекторы Нияз Нуриев балаларга үзләренең эшчәнлеге,  сулыкларда район күләмендә үткәрелгән куркынычсызлык чаралары, көзге чорда сулыкларда кулланыла торган когыйдәләр турында сөйләде. Үткәрелгән чараларда 150 кеше катнашты.

Ачык дәреснең максаты итеп балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда дөрес юл табуны өйрәту куелган иде. Хезмәткәрләр балаларга яхшы укуларын, көндәлек тормышта иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International