«Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» төркемле чара

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

19 сентябрь көне “Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”  дәүләт автоном учреҗдениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар белән "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дип исемләнгән төркемле чара үткәрде.

Әлеге чараның максаты һәм бурычлары: укучыларның сәламәт ялын оештыру; укучыларга физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә мәхәббәт тәрбияләү; балаларга физик культура дәресләрендә алынган белемнәрен һәм күнекмәләрен тормышка ашыру мөмкинлеге бирү.

 Чара барышында балалар төркемләргә бүленделәр. Һәр төркем үз исемен һәм девизын уйлап таптылар.  Төркемдәге барлык катнашучылары да үзләренең җитезлекләрен һәм көчен күрсәттеләр. Ә иң мөһиме күңел күтәренкелеге һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

         Спорт белән шөгыльләнегез һәм сәламәтлекне ныгытыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International