Музей  Рудник   мәктәбендә кунакта

11 октябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

 Рудник урта мәктәбендә район туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре ТАССР төзелүнең 100 еллык юбилеена багышланган «Татарстан гасыры»  дип исемләнгән күчмә музей дәресе һәм кәгазьдән Өрәнге  һәм Усак  яфракларын  ясау буенча «Көз буяулары» мастер-классы үткәрде. 5 сыйныф укучылары татар халкының дәүләтчелек традицияләренең никадәр тирән булуын, Казан ханлыгының Россия дәүләте составына нинди чорда керүен белделәр. Шулай ук республика үсешенең яңа этабы – ТАССР төзелү турындагы Декрет белән дә таныштылар. Тәкъдим ителгән презентациядән балалар безнең республика флагының ничек формалашуын ,  Татарстанның  алга киткән сәнәгать регионы буларак булуын белделәр. Бүген безнең Республика икътисадый, мәдәни элемтәләрне ныгытачак, киңәйтәчәк. «Татарстан гасыры» мультипликацион фильмын күрсәтү, аны булдыруда бөтен республикадан мәктәп укучылары катнашуын, балаларга безнең байлыгыбыз нинди  булуын курделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования