Хезмәт яшендәге инвалидлар белән күчмә очрашулар

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Бүген Олы Кариле һәм Олы Карамал авылларында Кама Тамагы муниципаль районының хезмәт яшендәге инвалидлар белән чираттагы очрашулар узды. Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина Кама Тамагы районы буенча «Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе филиал мөдире Наталья Кадырова белән берлектә Олы Кариле авылында «Олы Кариле» ААҖ эш бирүчесе белән 2018 елга билгеләнгән квота үтәлеше мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә уздырдылар. Эш бирүченең вәкиленә квота бирү турындагы закон аңлатмалары бирелде, шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «2018 елга инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләү турында» Карарын үтәү буенча эш оештыру тәкъдим ителде. Очрашуга эшкә яраклы яшьтәге ике инвалид килде, аларның берсенә һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтелде. Эшкә урнашуда ярдәм итү буенча эш дәвам итә.

Олы Карамал авылында җирле үзидарә органнары Олы Карамалы авыл җирлегенең эшкә яраклы яшьтәге инвалидлар арасында эшкә урнашуда ярдәм итү максатыннан сораштыру үткәрделәр. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, тугыз инвалид эшкә урнашуда ярдәм күрсәтүдән баш тарткан, күбесе сәламәтлекләре буенча. Очрашуга бер инвалид килде, эшкә урнашуда ярдәм итү буенча эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International