Кадет мәктәбе укучылары белән тәмәке тартуның зыяны турында әңгәмә

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Тәмәке тартуның кешегә нинди зыян китерүен аңларга, тәмәке тартуның сәламәтлек өчен куркыныч икәнен белүгә карамастан, күпләр тәмәке тарта башлый. Бу начар гадәтләрне булдырмаска була микән, һәм ничек моны эшләргә икәнен үзебез өчен белергә тырышырбыз. Шул максат белән 16 октябрь көнне Затон поселогы китапханәсе кадет интернат-мәктәбенең 7 сыйныф укучылары өчен «тартуны ташларга теләгән һәркем булдыра ала, сез моның белән килешәсезме?» дип исемләнгән аралашу сәгате әзерләде һәм үткәрде.

  Чара ахырында укучылар Сәламәтлек – кеше тормышында бәяләп бетергесез бәхет, ә тәмәке тарту кеше организмына какшамас зыян китерә, тормышны киметә, дигән нәтиҗә ясадылар. Алып баручы балаларга күтәренке, күңелле, көчле һәм җитез булырга, тәмәке тарта башламаска теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International