«Россия» темасына әңгәмә

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы «Богародский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе балигъ булмаган балалар белән “Россия” темасына дәрес үткәрде.

Әлеге дәреснең максаты:

- үз Ватаныңа карата танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү;

- дәүләт символлары, Россия гербының һәм флагының килеп чыгышы һәм тарихы, аларның функциональ билгеләнеше, төснең һәм рәвешнең символик әһәмияте турында төп төшенчәләр бирү;

- укучыларда үз дәүләт символларына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, Ватаныбыз өчен горурлык хисе формалаштыру.

Әлеге чара барышында балигъ булмаганнар Россия гербының һәм флагының килеп чыгышы һәм тарихы, аларның функциональ билгеләнеше, төснең һәм рәвешнең символик әһәмияте турында белделәр. Чара ахырында Россия Федерациясенең  Дәүләт гимны яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International