«Акыллар көрәше»

2018 елның 26 октябре, җомга

2014-2020 елларга Татарстан Республикасы «Авыл яшьләре» ярдәмче программасы кысаларында «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән 2018 елда «Акыллар көрәше» республика интеллектуаль уенын оештыру һәм уздыру юлы белән авыл яшьләренең социаль активлыгын арттыру проектын гамәлгә ашыра (алга таба – Проект). Проект 2018 елның 23 октябреннән 6 ноябренә кадәрге чорда район уеннарын уздыруны күздә тота. Проект чараларын оештыруда катнашырга 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге авыл яшьләре чакырыла.

Проект турында өстәмә мәгълүматны проект координаторы (Шакирҗанова Л. М.), элемтә өчен телефон: +7 (843) 221-75-97.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International