Алимент түләмәүчеләр янына рейд

2018 елның 26 октябре, җомга

Алимент түләүләре буенча бурычлары булган гражданнарны эш белән тәэмин итү кысаларында Кама Тамагы районы буенча «Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы буенча филиал мөдире Наталья Кадыйрова суд приставлары хезмәте һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина Тәмте авыл җирлегенә алимент түләмәүчеләргә рейд ясадылар. Бу торак пунктта үз балалары өчен алиментлар түләүдән качып йөрүче өч ир-ат яши. Берсен өендә очрата алмаганнар, икенчесе инде озак вакытлар теркәлү урыны буенча яшәми. Өченче бурычлы әти-әнисенең өендә булып чыга һәм аның белән сөйләшеп ала алдык.

«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы буенча филиал мөдире алимент түләмәүчеләргә хезмәт базарындагы вәзгыять, вакансияләр турында мәгълүмат бирде. Шулай ук аңа халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша һөнәри белем алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде, «Работа в России» порталында эш эзләү буенча белешмәлек тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International